ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Астанада Муса Җәлил исемендәге республикакүләм бәйге җиңүчеләре ачыкланды

31 май 2018, 12:06 , Фото: kctb.kz

Астанада Муса Җәлил исемендәге республикакүләм бәйге җиңүчеләре ачыкланды Быел бәйгегә 150гә якын гариза килгән.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Астанада Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм әдәби бәйге җиңүчеләре ачыкланды. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итә.  
  • Бәйге Астана шәһәре "Дуслык" татар мәдәни үзәге тарафыннан беренче тапкыр 2016 елда үткәрелә. 2017 елда ул республикакүләм статус ала. Шул вакыт эчендә оештыручыларга 500дән артык иҗади эш килә.
Быел бәйгегә 150гә якын гариза килгән. Әмма шорт-исемлеккә 32 эш кенә эләккән. 
 
Конкурста катнашучыларны өч яшь категориясендә бүләкләгәннәр. 
ItogiDjalil2018 3
 
8-12 яшьлекләр арасында Дарина Әмирҗанова, Әминә Анатолы, Данис Үтәкәев 1-3 урыннарны яулаган. 
 
13-18 яшьлек катнашучылар арасында призлы урыннарны Мария Кучерова, Елизавета Залуцкая һәм Ясминә Куаныш бүлешкән. 
 
19-29 яшьлекләр арасында Диана Мифтахетдинова, Камил Острецов, Назерка Агажановның эшләре иң яхшы дип табылган. 
 
Аларга дипломнар, конкурс өчен махсус эшләнелгән сын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10