ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Ренат Вәлиуллин: югары әдәбиятне әти-әни белмәсә, алар аны балаларына җиткерә алмаячак

30 май 2018, 12:44 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Ренат Вәлиуллин: югары әдәбиятне әти-әни белмәсә, алар аны балаларына җиткерә алмаячак Ренат Вәлиуллин Cанкт-Петербург шәһәрендәге татарлар тормышы, татар теле, мәдәнияте, милләт турында фикерләре белән уртаклашты.

(Казан, 30 май, "Татар-информ, "Рәмис Латыйпов). "Татар-информ" агентлыгына интервьюда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин төньяк башкаладагы татарлар тормышы, татар теле, мәдәнияте, милләт турында фикерләре уртаклашты.
Ренат Вәлиуллин интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Санкт-Петербургта җитәкчелек татарларга бик лояль карашта. Биредә татарлар сан ягыннан күп булмаса да, һәр өлкәдә - бизнеста, сынлы сәнгатьтә, әдәбиятта танылган татарлар бар.

2. Иҗат әһелләре әсәрне тудыручы гына түгел, үз товарын халыкка җиткерүчеләр дә булырга тиеш. Язучы, рәссам да әсәрне тудырдым, шул җитте дияргә түгел, тәкъдим итәргә дә бурычлы. Монда хөкүмәт тә булышырга тиеш, әмма кешенең актив булуы сорала.

3. Казанда татар булып яшәү һәм читкә китеп татар булып яшәү - бу икесе ике әйбер. Бу конгрессның гына эше түгел, ул безнең хөкүмәтнең дә, журналистларның, сәнгать әһелләренең, калганнарның да эше. Без алар өчен дә тырышырга тиеш.

4. Кешенең матбугаттан читләшүенең сәбәпләре - тел югалу һәм басмаларның "сарылануы".

5. Тел гаиләдә генә сакланырга тиеш, гаиләдә генә булырга тиеш дигән сүзләр белән тукталып калабыз. Гаиләдә тел сакланырга мөмкин. Әмма югары әдәбиятне әти-әни белмәсә, алар аны балаларына җиткерә алмаячак.

6. Петербургта татарлар җир алып, яңа үзәк салу турында сүз алып бара. Даими вәкиллек тә үзе бер үзәк булып тора.

7. "Һәрбер татар – хан" дигән әйбер менталитеттан килә. Без барыбыз да бик акыллы, барыбыз да җитәкче булырга тиеш дип карала. Әмма милләт аек халәткә кереп бара.

8. Милләтнең хәзерге проблемалары вакытлы. Гел шушылай дәвам итмәячәк. Яхшы үзгәрешләр киләчәк.

“Петербургта җитәкчелек татарларга бик лояль, бар яктан да ярдәм итүне карый”

- Ренат, Санкт-Петербургта зур дәрәҗәгә ирешкән татарлар булуы нәрсә белән аңлатыла? Татарларның төньяк башкалада тоткан урынын ничек ничек бәяләр идегез?

- Беренчедән, монда килүегезгә бик зур рәхмәт. Бу безнең өчен зур бер вакыйга һәм без аны көтеп торабыз, аңа бик сөенәбез. Бу яктан Татарстаныбыздагы вакытлы матбугатның, телевидениенең безгә мөнәсәбәтенә бик сөенәбез. Бу безнең өчен бик мөһим әйбер.

Ә инде мондагы татарларга килгәндә, сан буенча без кайбер өлкәләрдән, зур шәһәрләрдән күпкә калышабыздыр. 2010 елгы халык санын алу буенча Санкт-Петербург шәһәрендә 32 мең татар яши. Ленинград өлкәсендә якынча 8 мең татар. Ләкин сан белән генә нәрсәдер билгеләп булмый.

Безнең һәрбер өлкәдә күренекле татарларыбыз бар. Бик билгеле эшмәкәрләр бар. Алар шәһәр, өлкә күләмендә генә түгел, илдә билгеле шәхесләр һәм әлегә хәтле шушы позицияләрен саклыйлар. Мин сезгә берничә генә мисал китерәм. Мәсәлән, «Невские сыры» дигән бренд белән сыр җитештергән ширкәтнең җитәкчесе Суфияров. «Фабрика домашних соленей» дигән зур завод җитәкчесе Алимов Абдулбяр (Галимов Габделбәр) бар. Шәһәрдә, Ленинград өлкәсендә депутатларыбыз бар.

Иң сөендерә торган әйбер – рәссамнарыбыз, скульпторларыбыз, иҗат әһелләре бик күп һәм көчле. Бер дәвердә хәтта аларның картотекасын эшли башладык. Иҗат өлкәсендә эшләүче милләттәшләребез саны гына да кырыктан артып китте. Әле болар югары дәрәҗәдәге һәм безгә исемнәре билгеле булган шәхесләр. Алар үзләренең эшләрен күрсәтә беләләр. Хәзергә хәтле аларның шушы хезмәтләренең милләткә дә бәйләнешен күреп торабыз.

Мәсәлән, Винера Абдуллинаның скульптура әсәрләре Питерда гына куелмый, Татарстанга да керде. Халык аны бик җылы кабул итте. Безнең рәссамнарыбызның күргәзмәләре Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә үтте. Безнең аралашу үзенә күрә бер зур, җанлы этапка керде.

Гомумән, Петербург ул, Европаның иң матур шәһәре булуы белән бергә иң мәдәни шәһәр дә. Монда халык бүтәнчәрәк уйлый, бүтәнчәрәк сөйләшә һәм шуның белән бергә халыкның менталитеты да бүтәнрәк. Мондагы җитәкчелек тә татарларга бик лояль, бар яктан да ярдәм итү ягында. Нәтиҗәдә татарлар да үзләрен яхшы итеп хис итә.

“Иң-иңнәрне Петербург үзен туплый, үзенә алып кала”

- Татар рәссамнарның шушында туплануы, аларның бер-берсенә тартылуы да шуның белән аңлатыламы?

- Иң югары сәнгать мәктәбе Петербургта булуын әйтергә кирәк. Сәнгать академиясе монда урнашкан. Биредә иң зур конкурслар, монда уку өчен кешеләр бөтен илдән җыела. Мәскәүдә дә түгел, бүтән шәһәрдә дә түгел. Иң-иңнәрне Петербург үзенә туплап алып кала. Монда килгәннәр кире китми.

Петербургтагы кешеләр "Бу шәһәргә мәхәббәтең башланса, ул үлгәнгә кадәр сине җибәрми" диләр. Чыннан да, рәссамнар монда бик күп. Аларның күбесенең чыгышлары Татарстаннан, Башкортстаннан, Мордовиядән. Петербург аларны үзенә ничектер үзләренә туплаган.

“Иҗат әһелләре тудыручы гына түгел, товарны халыкка җиткерүчеләр дә булырга тиеш”

- Безнең язучыларның әсәрләре дөнья күләмендә генә түгел, ил күләмендә дә танылып бетми. Моны татарның бер кимчелеге дип әйтикме инде. Үз шәһәрегездәге иҗат әһелләренең тәҗрибәсеннән чыгып, аларга нинди киңәш бирер идегез? Татар әсәрләрен таныту өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Беләсезме, рәссамның эше рәсемне ясадым да, шуның белән бетте, халык үзе килер, күрер түгел. Ул рәсемен күрсәтергә тиеш. Язучының да әсәре тик ятарга яки бик күп кешеләргә барып җитәргә мөмкин. Иҗат әһелләре тудыручы гына түгел. Алар шушы товарны халыкка җиткерүчеләр дә булырга тиеш. Билгеле, монда хөкүмәтнең дә күпмедер өлеше бар һәм ул булырга тиеш тә. Әмма кеше үзе актив булган очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешә ала.

Язучы Ренат Вәлиуллинны алыйк. Ул үзенең әсәрләрен яза, китапларын чыгара һәм аларны халыкка җиткерү өчен кайтып керми. Ул шул китапларын күтәреп, презентацияләр ясый, халык белән очраша. Ул укучыларын үзенә тарта, ул бик күп күләмдәге социаль челтәрләрне алып бара, халык белән төрле аралашу юлларын эзли. Шундый халәттә булганда, билгеле, синең хезмәтләрең белән кызыксыначаклар.

Без рәссамнарыбызның хезмәтләрен Татарстанга алып килеп, Казан» милли-мәдәни үзәгендә, «Хәзинә» галереясендә күргәзмә уздырдык. Хәзер инде яңа идеяләр белән яшибез. Кешегә күбрәк күрсәтергә кирәк.

Тагын бер үзенчәлекле рәссамыбызны әйтеп үтәсем килә. Ул - Роберт Миф. «Минем картиналарым бар. Алар үземнең балаларым төсле, минем аларны сатасым да килми. Ничектер бүләк итәргә мөмкин, ләкин алар минем өчен шул дәрәҗәдә якынга әйләнәләр, аларны сатсам, үземнән читкә озаткан кебек карыйм», - ди ул. Алар бит иҗат кешеләре, җир кешеләре түгел. Аларның үзләренең дөньялары, үзләренең матурлыклары, һәрбер әйберне үзләренчә аңлаулары белән кадерле дә инде.

“Эшмәкәрләребез булышу юлын табарлар, аларның табигатьләре шундый”

- Ренат, сез бу иҗат кешеләренең әсәрләрен таныту юнәлешендә эшлисез. Бүтәннәр безнең татарларның әсәрләрен ничек бәяли?

- Милләттәшләребез аларның татар булулары белән горурлана. Ул һәрберебезгә хас әйбер. Син әйбәт, яхшы әйберләр күрдең, аны әле татар кешесе ясаганын күргәч, синең татарлыгың тагын да артып китәчәк. Әмма шуның белән бергә сәнгать әһелләре арасында үзара ярышу дигән халәт бар. Башкача мөмкин дә түгел. Монда гына түгел, Татарстаныбызда да шулай ук күзәтелә. Без аның бар икәнлеген беләбез. Шуның белән бергә алар бер-берсенә ярдәм итәргә дә тырыша.

Биш рәссам әсәрләрен җыеп, күргәзмә ясадык. Безнең рәссамыбыз Илдус Вахитов татар рәссамнарын Кырымга җыеп алып барып, аларның күргәзмәсен ясады. Алар татар рәссамнары дип берничә шәһәрдә күргәзмә эшләделәр. Үзара туплану, үзара бергә эшне алып бару бар. Алга таба тагын да булырга тиеш.

Без үзебез дә булышабыз. Даими вәкиллектә мөмкинлекләребез артык зур булмаса да, монда эшләгән татар рәссамнарының һәрберсенең диярлек күргәзмәләрен ясап чыктык. Бу эшне төрлечә алып барырга кирәк. Безнең кулдан нинди ярдәм килә, без аны эшләргә, булышырга тиеш.

Эшмәкәрләребез үзләренә ярдәм юлын табарлар, аларның табигатьләре шундый. Сәнгать әһелләренә булышырга кирәк. Аларның тиз генә күңелләре дә төшеп китәргә мөмкин. Хәтта шалтыратудан да түгел, дөрес караш булмаса да, дөньяга бүтәнчәрәк карарга мөмкиннәр. Бу бик нечкә әйбер.

- Читтәге татарлар укырлык кызыклы китаплар бармы?

- Татарстаннан читтә булсак та, китапларны укырга мөмкинлек бар. Әмма аларны уку һәм аларның укучыга үзен табу мәсьәләсе буенча проблемалар килеп чыга. Берничә китапны беләбез. Алар турында бөтен кеше шаулый, ә бит татар әдәбияты ничәмә ничә китап биреп тора. Ел дәвамында йөзләгән китап чыга. Ә нишләп бер генә китап турында сөйләшәбез? Бөтенебез дә шул бер китап тирәсендә әйләнеп йөрибез, аны бик күп телләргә тәрҗемә итәбез, аның буенча спектакльләр, кинолар төшерә башлыйбыз. Ә бүтән китаплар, бүтән язучыларыбыз юкмыни?

Язучылар берлегенең дә җанлану халәтен күреп торабыз, алар җыелышларын үткәрәләр, президиумнарын җыялар, белдерүләр ясыйлар. Инде ул турыда алдан әйтеп уздык, язучы әсәрен генә түгел, үзен дә матур итеп күрсәтә белергә тиеш.

“Казанда татар булып яшәү һәм читкә китеп татар булып яшәү - бу икесе ике әйбер”

- Без менталитет дигән сүзне яратабыз бит инде. Монда килеп эшли башлагач, аеруча күренәдер: татар халкына, башка халыклар белән чагыштырганда, нинди үзенчәлек хас?

- Үземне белә башлаганнан бирле, милли юнәлештә эш алып бардым. Инде мәктәптә укыганда ук, үзебезнең мәктәптә классташлар белән җыелышып, татар иҗтимагый үзәгенең филиалын эшләгән идек. Конгресста эшләү дәвере, аннан дин идарәсендә эшләдем. Татарстанга төрле төбәкләрдән килүчеләр, конгресска килгән кунаклар белән аралаштык.

Әмма үзең шушы чит төбәктәге татарлар халәтенә килеп җиткәч, аларның калыпларына үзең кереп яши башлагач, бик күп әйберләр ачыла, яңача фикерли башлыйсың. Аларның яшәү гадәтләрен үзеңчә күз алдыңа китерәсең. Казанда татар булып яшәү һәм читкә китеп татар булып яшәү - бу икесе ике әйбер. Читтәге татарлар Татарстанда тумасалар да, бөтенесе дә Татарстанда үзләренең тарихи ватаннары дип карый.

Петербургта яшәүче милләттәшләребезнең күбесе Башкортстаннан чыккан. Мордовиядән, Нижгардан килүчеләр бар. Татарстаннан килүчеләр сан ягыннан караганда калыша.

Татар кайда гына тумасын, барыбер Татарстанга, Казанга карый. Алар безнең Казаныбыз, безнең Татарстаныбыз, безнең Президентыбыз диләр. Безнең Татарстаныбызны, шушы гарант итеп карарга кирәк. Без Татарстандагы милләттәшләребез өчен генә түгел, калганнар өчен дә җавап бирәбез. Аны без барыбыз да аңларга тиеш.

Бу конгрессның гына эше түгел, ул безнең хөкүмәтнең дә, журналистларның, сәнгать әһелләренең, калганнарның да эше. Без алар өчен дә тырышырга тиеш.

Петербург шәһәрендә өч җирдә татар теле курсларын башлап җибәрә алдык, Аллага шөкер. Мин килгән дәвердән соң, өч ел ничектер туктап тору халәтендә булды. Хәзер даими вәкиллектә татар телен өйрәнү курслары бар. Анда атнага ике тапкыр килеп укыйлар. Шулай ук мәчет каршында татар телен өйрәтә торган үзәк бар. “Нур” үзәгендә татар телен өйрәтү курслары оештырылды. Халык йөри, халык тартыла һәм иң мөһиме - анда яшьләр бар. Шушы этапны күпме саклап кала алырбыз һәм күпме тотарбыз - анысы бездән тора. Ләкин шуның белән бергә телебезне югалту да бар, кызганыч.

Соңгы елларда безне бик сөендергән әйбер - Петербургта татар концертларының гөрләп үтә башлавы. Ике ел элек, 25 елдан соң беренче тапкыр, Камал театры спектакльләрен алып килдек. Килдек, эшли башладык. Халык Камал театрын белми, гомумән. Ул театр турында ишеткәннәре дә юк, татар театры була икән дип тә белмиләр. Адреслап йөри-йөри билетларны саттык, халыкны спонсорлар аша чакырып. Башта бер-ике көн залны тутырып булмады. Ахырдан, бер-берсенә әйтеп, аншлаг китте. Инде билет юкмы дип килә башладылар.

Халыкка шундый мәдәни багланышлар җитмәгән, алар кирәк. Безнең артистларыбыз да килә башлады Питерга. Баштагы дәвердә татар концертларына кеше килми иде. Хәзер инде халык тулаем килә. Әйтик, Газа исемендәге мәдәният йортында, мәсәлән, 1000 кеше килде, тулы булды. Гүзәл Уразованы халык бик җылы кабул итте. Алга таба да шулай дәвам итәргә уйлыйбыз.

Гомумән, татар милләте ул бик үзенчәлекле. Нинди генә авырлыклар булмасын, барыбер чыгу юлларын таба. Ул үзенең туры юлыннан барырга тиеш һәм бара алачак.

Билгеле, бик авыр этапларга килеп кердек, ул этаплар кайчанга кадәр дәвам итәр, әмма һәрберебез тырышканда, һәрберебез ниндидер эш алып барганда, алда өмет бар дип саныйм.

“Сары матбугат элек тә булган. Хәзер элек булганыннан күпкә артты”

- Мин матбугат вәкиле, журналист буларак сорыйм инде. Матбугатның чит төбәкләргә таралуыннан да белеп торабыз: кеше хәзер газета-журналларны бик укымый. Сез Камал театрына кеше килмәгән дип әйттегез. Монда да шул ук сәбәп түгел микән, газета укымагач, кеше, бәлки, аларның барлыгын да белмидер?

- Матбугат турында сөйләгәндә, нәкъ тә шушы Камал театрын искә алабыз. Әйе, баштагы дәвердә кеше белмәде, килмәде. Әмма ахырдан килделәр, аншлаг булды. Матбугат буенча - монда ике китапханәдә без татар китаплары бүлекчәсен эшләдек. Үзебезнең шәһәр китапханәләре белән бергә вәкиллектә татар китапларын булдырдык. Татарстан китап нәшриятыннан, Конгресстан китапларны соратып алып килдек. Шулай ук “Нур” үзәгендә безнең китапханәбез бар. Кеше кызыксына башлады һәм шуның белән бергә электрон рәвештә китаплар алып булу турында мәгълүматларны сайтлар аша җибәрдек. Китапларны алай итеп тә ала башладылар. Чыннан да, бәлки кызыксыну да җитмидер.

Татарча уку дигәннән, монда катнаш никахлар бик күп. Катнаш никахлар - милләтнең юкка чыгуына бер адым. Без нәрсә турында гына сөйләсәк тә, шуңа илтә торган бер юл. Шунысы кызганыч, рус егетенә чыккан татар кызының да, рус кызына өйләнгән татар егетенең дә балалары нишләптер 100 процент очракта русча сөйләшә. Ул әйбер бөтен җирдә күзәтелә, бөтен җирдә бар һәм инде аларның гореф-гадәтләре дә бүтәнчәгә әйләнә. Бәлки шуңа да матбугат белән кызыксынуда тиешле дәрәҗәгә менеп җитә алмыйбыздыр.

Ләкин, ни генә булса да, эшләргә кирәк. Хәзер бит технологияләр, мөмкинлекләр чоры. Газетаны яздырып алу гына түгел. Интернетка кердең, аннан татар газетасын укырга була. Бәлки рекламасы җитмидер. Нишләп хәзер бөтен яшьләр социаль челтәрләрдә утырганда шулар аша алып бармаска? Юллары да күп, сораулары да бик күп, кызганыч.

- Бәлки журналистларның тәкъдим итүе җитми торгандыр?

- Тәкъдим итү бер, аннан соң бит язган әйберең кызыклы да булырга тиеш. Үзәк телевидениедән программаларны карагыз - кешегә нәрсә кызыклыгын, гомумән, күп нәрсәне аңлап бетерә алмыйм. Хәтта Беренче программаны күптән караганым юк, бары тик хәбәрләрне генә карыйм. Кешене шул дәрәҗәгә төшерергә кирәкмидер. Әйтик, Армен Джигарханянга багышланган биш тапшыруны иң рейтинглы вакытта күрсәтеп, нәрсәгә кешегә шуның белән чыгарга?

Безнең яхшы әйберләребез юкмы? Безнең илдә бернинди төзелеш бармыймы, яңа самолетларыбыз төзелмиме, безнең геройларыбыз юкмы, нишләп андый халәткә килдек? Монда без аңлап бетермәгән ниндидер сәясәт бармы? Татар матбугатына әйләнеп кайткан очракта, нишләп үзебезнең тамашачыларыбызга, укучыларыбызга кызыклырак әйберләрне чыгармаска, нишләп яшьләребезгә кызыклырак темаларны тәкъдим итмәскә?

Бик күп инде аның кызганыч яклары, монда сөйли китсәң, сүз күп.

- Кешегә шоу ясыйм дип, укучыны югалттылар дигән мәгънәдә әйтергә телисезме?

- Югалттылар һәм, кызганыч, ул процесс әлегә хәтле дәвам итә. Сары матбугат элек тә булган. Хәзер элек булганыннан күпкә артты, кызганыч.

“Гаиләдә генә тел сакланырга тиеш дигәндә - югары әдәбиятны әти-әниең белмәсә, алар аны сиңа җиткерә алачакмы?”

- Хәзерге шартларда телне ничек саклап калырга? Саклап буламы аны? Еш әйтелә торган сүз: “Бала татарча белә, өйдә сөйләшә идек, балалар бакчасына китте дә, русча сөйләшә, мин бернәрсә эшли алмыйм”, диләр.

- Бу шактый кызганыч. Без аны ничектер баналь халәткә китереп, тел гаиләдә генә сакланырга тиеш, гаиләдә генә булырга тиеш дигән сүзләр белән тукталып калабыз. Әйе, гаиләдә тел сакланырга мөмкин. Әмма югары әдәбиятне әти-әниең белмәсә, алар аны сиңа җиткерә алачаклармы? Бөек татар шагыйрьләрен, бөек татар яузчыларын, аларның әсәрләрен, алар турында мәгълүматны әти-әниең сиңа җиткерәме, сиңа җиткерергә аның вакыты бармы?

Билгеле, ул гаиләдә тел халәтендә сакланырга мөмкин, гореф-гадәт буларак. Әйтик, чегәннәрнең бөтен балалары да 100 процент телне белә. Халык саны аз булса да, ул тел югалмаячак. Ләкин бит мәктәп тә булырга тиеш, югары сәнгати дәрәҗәдә безгә кызыклы телевидение дә булырга тиеш, безнең татар мультфильмнары да булырга тиеш. Яшь аралыгына бүленештән чыгып караганда, вакытлы матбугат 6-7 генә газета түгел, ә 10, 15, 20 газета булырга тиеш. Журналлар саны буенча да шул хәл.

Нишләп хәзер безнең бөтен редакторларыбыз капчык күтәреп чабып йөри һәм үзләренең укучыларын эзли? Болар бөтенесе үзара бәйләнгән һәм бер-берсеннән килеп чыга торган әйберләр. Татарстанда ул проблемалар берьяклы, ә читкә килгәч, алар бөтенләй башка калыпка әйләнеп бетәләр.

Нишләп дини үзәк татар телен өйрәтергә һәм бу халәтне аңларга тотынды? Чөнки Санкт-Петербургта мәчетне иң беренче салучылар - татарлар. Гатаулла Баязитов җитәкчелегендә фонд төзелә. Мәчетне салырга рөхсәт , җир алына. 1913 елда мәчет салынып бетә. Бу мәчетне әлегә кадәр татарлар мәчете дип йөртәләр. Әмма анда инде вәгазьләр татарча түгел, кызганыч. Билгеле, күпмедер татар өлешен әле сакларга тырышалар, ләкин татарча вәгазь юк.

Телне бер яктан гына карарга кирәк түгелдер. Анда бит дини фактор да, милли фактор да бар һәм алар бергә бәйләнгәндә генә нәрсәдер китереп чыгарырга мөмкиннәр.

Безнең шартларда телне ничек саклап калырга дигәндә, төрлечә уйлаганым бар. Монда мәктәп салып булмый. 32 мең татар бар. Бер класс булдырсаң, шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына татар ата-анасы баласын китерми. 7 миллионлык шәһәрдә бу физик яктан мөмкин түгел. Кеше эшенә барырга да өлгерә алмый.

Курслар, гореф-гадәтләрне саклау буенча төрле чаралар, татар концертлары, татар матбугаты, татар китаплары – шулар гына безнең халәтебезне саклап кала. Һичшиксез, Татарстан телевидениесе тапшырулары, балалар өчен яңа чыга торган каналыбыз һәм калганнар ярдәм итәр.

Петербургта татарлар җир алып, яңа үзәк салу турында сүз алып бара

- Ренат, ә нинди өлкә турында "бөтенләй юк" дип әйтеп була. Сез татар дөньясында нәрсәнең булуын күрергә теләр идегез?

- Билгеле, һәр әйберне карарга кирәк. Ул ярты стакан су төсле, яртысы буш дип тә, әле яртысы бар икән дип карарга мөмкин. Бик көчле милләттәшләребез, үзебезнең сәнгать әһелләре, телебезне сакларга омтылучылар бар. Аллага шөкер, үзебезнең даими вәкиллегебез бар.

Башкортостан өч ел элек мондагы вәкиллеген япты. Хәзер башкортлар булышыгыз әле, теге мәсьәлә чыкты, бу мәсьәлә чыкты дип, монда киләләр. Вәкиллек үзенә күрә бер этап, үзәк булып тора. Шуның белән бергә үзебезнең татар оешмаларының да активрак эшләүләрен теләр идем. Чыннан да без аларны этеп торабыз, юлны күрсәтергә тырышабыз.

Бирсен Ходай, яңа бина турында да сүз алып барабыз хәзер. Петербургта татарларга җир бүлеп бирү, шул җирдә яңа үзәк салу турында сүз алып барабыз. Хәзер үзебезнең татарларыбыз бер мәдәният йортын арендага алды. Анда татар ансамблен башлап җибәреп булмасмы дигән фикерләребез бар. Татарстаннан костюмнар алып килергә дип уйлыйбыз. Ягъни механизмнары күп. Без аларны мәрҗән шикелле җыеп барабыз да, аннан соң матур гына мозаика килеп чыга да инде. Җитешсезлекләребез бардыр, әмма без аларны җиңү юнәлешендә эшлибез.

- Моны җитешсезлек дип әйтү дөрес түгелдер инде.

- Ашаучыга караганда, тураучы күбрәк белә инде. Без үзебез эшләгәч, нәрсәнең җитешсез булганын, нәрсәгә басым ясап бетерергә кирәклеген белеп эшлибез. Монда ТНВның корпунктын булдыру турында сүзне күтәреп караган идек. Кызганыч, ахырына җиткереп булмады. Ул эшкә дә өметләнәбез.

Үзебезнең Петербургтагы барлык чараларыбызны «Татар-информ»га, Конгресс сайтына даими биреп барабыз, ТНВга җибәрәбез. Мондагы татарлар турында мәгълүматны татар дөньясына да җиткерәсебез килә. Анысы да бик мөһим бит. Чөнки без монда бар, татарлар бар, татарлар көчле һәм татарлар монда шәһәр салынганнан бирле үзләренең тарихларын башлаган.

Төньяк башкалада эшмәкәр шәхси җирендә үз акчасына «Нур» милли-мәдәни үзәген төзегән

- Ренат, бердәнбер татар үзәге бар дип әйттегез. Шул хакта да сөйләсәгез иде?

- Ике ел элек Петербургның Красносельский районында Красное Село дип аталган урында, үзенең шәхси җирендә шәхси эшмәкәр Габделбәр Әлимов «Нур» милли-мәдәни үзәген төзеп куйды. Ул - 20 сотый җир һәм бер мең квадрат метрлы өч катлы бина. Анда гыйбадәтханә ачты. Шунда имам эшләп тора, һәр җомга саен вәгазьләр, исем кушу, никах мәҗлесләрен үткәрәләр, хәләл кафе шунда булдырды. Шуның белән бергә анда бик матур гына музей эшләде. Шушында ук бию үзәген эшләде һәм дә вокал үзәге булдырды. Ягъни үзенә күрә матур гына шундый үзәгебез килеп чыкты. Ул шәһәрнең шактый читендә, метро тукталышы юк, шуңа күрә анда барып җитү шактый авыр. Әмма халык анда чаралар уздырганыбызны белә. Аны да җанландырып җибәрү өстендә эшне алып барабыз. Ул дини үзәк кенә түгел, милли үзәк тә. Хәзерге вакытта икесен бергә әйдәп баручы үзәк булып тора. Күп очракта бер якка гына басым ясалган кебек, ә монда икесен бергә куя алдык. Иң мөһиме - шундый кеше табылды. Акчасын жәлләмичә, үз акчасын биреп шундый әйберләр төзеп куя алдык. Бик матур гына үзәк килеп чыга алды.

“Без барыбыз да бик акыллы, барыбыз да җитәкче булырга тиеш”

- Бу татарларның яманатын сатып утыру шикелле килеп чыкмасын иде, шулай да, безнең халыкка нинди җитешмәгән сыйфатлар хас дип әйтеп була? Үзебез татарлар буларак, аны әйтсәк ярыйдыр инде, нәрсә җитеп бетми?

- Бездә җитешеп бетмәгән яклар шактыйдыр инде. Беренчедән, һәрбер татар – хан дигән төсле. Ул безнең менталитеттан да килә инде. Чөнки мең еллар дәвамында тулы дөньяларны, зур җирләрдә идарә итеп торган татар каны безнең барыбызда да инде. Без барыбыз да бик акыллы, барыбыз да җитәкче булырга тиеш. Ул монда гына түгел, башка регионнарда да бар. Кызганыч, үзебезнең Казаныбызда да бар.

Күп вакытта яһүдиләрне мисал итеп китерергә яратабыз. Аларда да берничә оешма, алар да үзара килешмиләр. Хәтта Израильгә каршы оешмалар да бар. Безгә бердәмлек җитешеп бетмидер. Монысы беренче халәт. Икенчесе - ни генә сөйләсәң дә, үз милләтең иң яхшы милләт булып күренә.
Алга таба нәрсә булачагын күз алдына китергәндә, милләт хәзер аек халәткә керә бара. Үзебезнең аралашу даирәсе белән чагыштырып караганда, яшьләрнең аракы, тәмәке белән белән кызыксынуы гомумән юкка чыкты. Безнең милләттәшләр арасында андый кешеләргә сәерсенеп карау дигән күренеш килеп чыкты. Ә инде аек акыл белән яшәгәндә безнең потенциал бик зур һәм ул әкрен-әкрен генә үзен күрсәтә дә бара инде. Эшмәкәрләрнең саны буенча татарлар алга бара. Алга бару безнең барыбыз өчен дә бик яхшы.

"Вакытлы проблемалар барысы да узачак"

Милләтнең начар якларыннан бигрәк аның яхшы якларын, алга матур үзгәреш баруын күрәм. Ә инде вакытлы проблемалар барысы да узачак. Бу урында бер мәзәк искә төшә. Муллага бер абзый килә: «Тормыш бик авырга китте, хәзерге вакытта нишләргә икәнен дә белгән юк», - дип әйтә икән. Мулла: «Бер кәгазь ал да, «Һаман да болай булмас» дип яз», - дигән. Язган, стенага элеп куйган, күпмедер вакыттан соң, муллага барган. «Бик булышты, һәр көн иртә белән шуны карыйм, үземдә күңел халәтен күрдем. Эшләрем дә җайланып китте, барысы да яхшырды. Хәзер тормыш бик әйбәт. Теге язуны алсам буламы?»- дигән. «Юк ул язу торсын, һаман да болай булмаячак», - дигән мулла.

Һәр нәрсә үзгәреп тора, һаман да болай булмаячак, шуңа күрә яхшыга өметләнергә кирәк.

“Татарлар бик яхшы, матур киләчәккә килеп җитәчәк - бу турыда минем аз гына да шигем юк”

- Татар халкының киләчәген күзаллау бармы? Яхшы дип әйттек инде, шулай да нинди булыр ул?

- Татар милләтенең үсеш этапларын, үзем тарихчы буларак, уйлап караганым бар. Ул һаман да дулкын кебек барган, төшү, менү. Үзебез күрдек инде, 90нчы елларда бер чор дәверендә идек. Дәүләт Советы янында, бер атна аннан китмичә, шунда палаткада яшәгәнебезне дә хәтерлим. Ул этаплар булды, нинди эйфория халәтендә яшәгәнебезне хәтерлим. Аннан соң күпмедер шул халәт торды, аның аска төшү дәверен хәзер күрәбез. Әмма ул аска төшү һаман да дәвам итәргә тиеш түгел, ул каядыр барырга тиеш. Билгеле, барлык уйлаган сүзләремне әйтеп бетерергә мөмкинлек юк та. Чөнки ни генә булса да, татарлар үзләренең татарлыкларын саклап калырга тиеш. Ул бик яхшы, матур киләчәккә килеп җитәчәк - бу турыда минем аз гына да шигем юк. Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, без күрербезме, юкмы, әмма ул вакыт булырга тиеш, Алла боерса.

Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин 1972 елда Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. КГУда филолог, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы белгечлеге алган.

1996-1998 елларда - Татар дәүләт гуманитар институтында укытучы.

1998-2001 - ТР Тарих институтында фәнни хезмәткәр.

2001-2002 - Питрәч районы хакимиятендә бүлек мөдире.

2002-2004 - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында бүлек җитәкчесе.

2004-2005 - ТР Министрлар кабинетында телләр үсеше буенча бүлек референты.

2005-2007 - Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары.

2007- 2011 - ТР Министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре буенча совет рәисе, соңрак дин эшләре буенча идарә җитәкчесе.

2011 елдан - ТР премьер-министры урынбасары ярдәмчесе.

2012-2015 - Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары.

2015 елдан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле.

Филология фәннәре кандидаты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10