ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Казан” халыкара аэропортында tax free системасы эшли башлады

30 май 2018, 19:36

Россиядә бер көндә сатып алуга куелган минималь сумма 10 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). “Казан” Халыкара аэропортында tax free системасы эшли башлады. Бу хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.

Tax free товардан өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) кайтару системасыннан гыйбарәт. Чит ил гражданинына салымны кайтару өчен 24 сәгать дәвамында кибеттән ким дигәндә 10 мең сумга товар алырга кирәк. Бу кибет Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган исемлектә булырга тиеш.

Очыш алдыннан таможня хезмәткәрләре товарның этикеткасын һәм төргәген тикшерәләр һәм тиешле тамга салалар. Аннары гражданинга паспорт, чит ил паспорты һәм кибет квитанциясе, такс-фри чегы белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Россиядә бер көндә сатып алуга куелган минималь сумма 10 мең сум тәшкил итә.

Tax free системасы футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак Россиянең башка шәһәрләрендә дә эшли башлады.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10