ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Сәясәт

Илшат Сәетовның “Россиядә һәм Төркиядә сәяси маркетинг технологияләре” китабы чыкты

30 май 2018, 16:56 , Фото: Рамиль Гали/архив

Илшат Сәетовның “Россиядә һәм Төркиядә сәяси маркетинг технологияләре” китабы чыкты Сәясәт фәннәре кандидаты китапның әһәмияте, эчтәлеге турында сөйләде.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми хезмәткәре Илшат Сәетовның “Россиядә һәм Төркиядә сәяси маркетинг технологияләре” китабы дөнья күргән. Китапның эчтәлеге турында автор “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“2006 елда яклаган диссертациягә нигезләнгән чыгарган китап бу. Алты бүлектән тора. Беренчесе – сәяси технологияләрнең кыскача тарихы. Икенчесе – сайлау технологияләре турында теория: терминнар һәм төшенчәләр, өченчесе – сайлау маркетинг технологияләренең классификациясе, дүртенчесе – Россия һәм Төркиядә сайлау маркетинг технологияләренең кулланылуының илгә бәйле факторлары, бишенчесе – Россия һәм Төркиядә сайлау маркетинг технологияләре куллынышы, алтынчысы – Төркиядәге гаделлек һәм үсеш партиясенең сәяси маркетингы”, - дип белдерде Илшат Сәетов.

FB_IMG_1527654651646.jpg

Ул Төркия турында күбрәк 2014-2015 елларда язганын әйтте. Китапта бирелгән мәгълүмат та шул 2015 ел белән туктый. Ләкин, автор әйтүенчә, аннан соң яңа әйбер чыкмаган, шуңа күрә материал искергән дип әйтеп булмый. Әңгәмәдәш китапка шул үзенең диссертациясен карап чыгып, аңа төзәтмәләр, өстәмәләр кертеп, китап итеп туплаганын белдерде.

“Төп эчтәлеге шул: сайлауларда һәм сәясәттә төрле технологияләр кулланыла, аларның бер төре маркетинг. Административ, юридик, икътисади технологияләрне алмыйм, ачык базарда аерым кандидатларның образын “сату” турында сүз бара. Маркетинг технологияләре аша кандидатларга ничек итеп тавыш бирдерергә. Реклама, PR белән, ягъни, кешене көчләп түгел, ә нәкъ менә “сатып”, - ди сәясәт фәннәре кандидаты.

Илшат Сәетов әйтүенчә, бу китап күбесенчә сәясәт белән хирысланган кешеләргә, студентларга кызыклы булачак. “Сайлаулар технологияләре белән кызыксынган теоретик һәм практикларга да файдалы булачак. Бу өлкәдә теоретик кешеләр әз. Төркия белән кызыксынучы кешеләргә дә кызык булыр дип саныйм”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10