ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Хәвеф-хәтәр

Казанда 28 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алдылар

30 май 2018, 15:52 , Фото: Александр Елисеев

Казанда 28 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алдылар 21 яшьлек Дамир Төхвәтуллин хатын-кызны үтергән һәм фатирыннан ноутбук белән планшетын алып чыккан.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп кулга алынган 21 яшьлек Дамир Төхвәтуллинның психик яктан проблемалары булуы хакында билгеле булды.

  • 28 мартта Казанда хатын-кызны үтерү очрагы теркәлгән. Яллап яши торган фатирда хатын-кызның мәетен бергә яши торган ире тапкан. Шулай ук хатын-кызның әйберләре дә югалган.

“Төхвәтуллинның гаебе җинаять урынын карау һәм аның күрсәтмәләре буенча раслана”, - диде тикшерүче.

Ул фатирда акча тапмаган. Ноутбук, планшет һәм телефонны икенче каттан тәрәзәдән ыргыткан һәм үзе дә сикергән. Планшет ватылган, ә ноутбук блокировать ителгән булган һәм ул аны ташлаган.

“Мин кулга алуга риза, тагын нинди вариантлар була ала? Казанда торагым юк”, - диде Дамир Төхвәтуллин.

Суд Төхвәтуллинны июльгә кадәр Тикшерү изоляторына урнаштыру турында карар кабул иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10