ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшел Үзән районы башкарма комитетында яңа җитәкче билгеле булды

30 май 2018, 14:50

Дмитрий Сапожников Яшел Үзән районының Контроль-хисап палатасын җитәләгән иде.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп рәсми рәвештә Дмитрий Сапожников билгеләнде, дип яза “Новости Зеленодольска”.

Конкурс комиссиясе сәркатибе, Яшел Үзән районы җитәкчесе урынбасары Константин Антипов районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кандидатураны — Яшел Үзән районы мәдният бүлеге җитәкчесе Денис Лулаковны һәм Яшел Үзән районының Контроль-хисап палатасы рәисе Дмитрий Сапожниковны тәкъдим итте.

Кандидатлар программасы презентациясеннән соң депутатлар Дмитрий Сапожников өчен тавыш бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10