ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Диния нәзарәте “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасын башлады

30 май 2018, 12:15 , Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәте “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасын башлады Былтыр бу чарада җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып, авыруларга бүлеп бирелде.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен башлады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чара дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел ул республикакүләм масштабта узды, шактый районнар актив катнашты. Җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итә.

  • Макулатура Тукай урамы, 40 йорт адресы буенча сәгать иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр (10.00-16.00) кабул ителә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10