ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

30 май 2018, 11:19 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән хезмәттәшлек турында сөйләште Очрашу барышында Казахстан һәм Татарстан арасындагы дустанә багланышларны ныгытуда алга таба булачак адымнарны билгеләделәр.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с Генеральным консулом Республики Казахстан в г.Казани Е.В.Тукумовым

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов , Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Инсаф Галиев һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

  • Еркин Тукумов Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазифасына быел гыйнвар аенда кереште.

Встреча с Генеральным консулом Республики Казахстан в г.Казани Е.В.Тукумовым

Очрашу барышында Казахстан һәм Россия субъекты буларак Татарстан арасындагы дустанә багланышларны ныгытуда алга таба булачак адымнарны билгеләделәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10