ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Төнлә Татарстанда юл һәлакәтендә 23 яшьлек “ГАЗель” йөртүче егет һәлак булган

30 май 2018, 09:47 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Төнлә Татарстанда юл һәлакәтендә 23 яшьлек “ГАЗель” йөртүче егет һәлак булган
 
Коточкыч һәлакәт бүген төнлә Әлки районында булган.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстанда юл һәлакәтендә машиналар капма-каршы бәрелешеп, “ГАЗель”нең 23 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җитди һәлакәт Әлки районының Базарлы Матак янында килеп чыккан. Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына хәбәр бүген 03 сәгать 48 минутта алынган. Шаһитлар автомобильләрнең берсендә йөртүчесе кысылып калгандыр, дип җиткергән.

Урынга 105нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килгән. Алар Алексеевск – Высокий Колок юлының 39нчы чакрымында “МАЗ” йөк машинасы белән “ГАЗель”нең капма-каршы бәрелешүен күргән. “ГАЗель” йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган.

Коткаручылар аккумуляторны сүндереп, җимерек машинадан 23 яшьлек йөртүчесен чыгарган. Әмма алган җәрәхәтләрдән урында ук егетнең гомере өзелгән.

“МАЗ”ның 53 яшьлек йөртүчесе имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “ГАЗель” йөртүчесе идарәне югалтып, каршы килүче йөк машинасына барып кергән.

  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10