ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Armstrong компаниясенең уңышлы хезмәттәшлек итүен әйтте

29 май 2018, 17:28 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Armstrong компаниясенең уңышлы хезмәттәшлек итүен әйтте Р.Миңнеханов Armstrong World Industries компаниясенең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш вице-президенты һәм генераль директоры Вилфред Миддл белән очрашты

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Armstrong World Industries компаниясенең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш вице-президенты һәм генераль директоры Вилфред Миддл белән очрашуда Татарстан һәм Armstrong компаниясенең уңышлы хезмәттәшлек итүен әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде.

  • 2013 елда "Алабуга" махсус икътисади зона территориясендә яңа производство нигезенә таш салынды. Ә 2015 елда ул эшли башлады.

Бүген әлеге заманча производство һәм аның продукциясенә базарда ихтыяҗ бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Armstrong компаниясе Татарстанда яңа эш урыннары тәэмин итә, төбәк икътисадына инвестицияләр кертә.

Вилфред Миддл, үз чиратында, компания эшчәнлеге турында хәбәр итте.

Шуннан яклар оператив мәсьәләләр турында сөйләштеләр.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10