ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында 2,3 триллион сумга 550 килешү төзегән

29 май 2018, 11:53 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында 2,3 триллион сумга 550 килешү төзегән Республика вәкилләре кырыктан артык рәсми очрашу үткәргән.

(Казан, 29 май, «Татар-информ). Татарстан Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 2,3 триллион сумга 550 инвестиция килешүе төзегән. Форум нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов шул хакта хәбәр итте.

Кәримов «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе белән немец банклары консорциумы арасында төзелгән кредит килешүен, КАМАЗның яңа модель рәтен сату буенча махсус инвестиция килешүен, Үзбәкстан, Молдова һәм Санкт-Петербург белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрне чараның мөһим нәтиҗәләре дип атады.

Форум кысаларында республика делегациясе 40 рәсми очрашуда катнашкан. Татарстан вәкилләре дәүләт хакимияте органнары, чит ил һәм Россия компанияләре җитәкчеләре белән очрашкан.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10