ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Саратовта татар яшьләре ифтарлар оештыра

29 май 2018, 10:23 , Фото: tatar-congress.org

Саратовта татар яшьләре ифтарлар оештыра Саратов өлкәсенең "Сарытау" яшьләр татар оешмасы өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру традициягә әверелгән.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Саратовта татар яшьләре ифтарлар оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Саратов өлкәсенең "Сарытау" яшьләр татар оешмасы өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру күркәм традициягә әверелгән", диелгән әлеге хәбәрдә.

26 майда Татар утарында иллегә якын кеше җыелган. Ифтар Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланган. Аннары яшьләр Рәшит хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган.

Соңыннан ифтарга җыелганнар табыны янына узып, милли ризыклар белән авыз ачкан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10