ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлмәтнең 4 студенты җәйге ялларын Суздаль шәһәрендәге белем бирү лагерында уздырачак

29 май 2018, 00:00

Әлмәт музыка көллиятендә «Новые имена» фонды сертификатлары тапшырылды.

(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт музыка көллиятендә «Новые имена» фонды сертификатлары тапшырылды. Шул рәвешле 4 сәләтле студент җәйге ялларын Суздаль шәһәрендәге белем бирү лагерында уздыру һәм танылган музыка осталарыннан тәҗрибә туплау мөмкинлеге алды, дип яза җирле басма.

Бәйгенең сайлап алу турында көллияттән 70 студент катнашкан булган. Җиңүчеләргә бүләкләрне фонд рәисе Александр Петросян тапшырды. Котлау сүзләрен «Татнефть» компаниясенең «Рухият» фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова да ирештерде.

Яшь музыкантлар үз чиратларында чыгышларын тәкъдим итте. Студентлар иҗади сәфәргә 3 июльдә кузгалачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10