ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада узган “1000 велосипедчы” парадында 20000 кеше катнашты

28 май 2018, 12:41 , Фото: Мэрия матбугат хезмәте

Уфада узган “1000 велосипедчы” парадында 20000 кеше катнашты Алар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов та бар иде.

(Уфа, 28 май, "Татар-информ", Илдус Фазлетдинов). Уфада “1000 велосипедчы” парады узды, анда барлыгы 20000 кеше катнашты. 

Чарада Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Башкортстан җитәкчесенең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, моңа башкаларны да өндәве күпләргә мәгълүм. “1000 велосипедчы” велопарадлары да республикада ул хакимияткә килгәч, 2011 елда оештырыла башлады. Рөстәм Хәмитовның аларның берсен дә калдырганы юк. Быел да ул велопарадны үзе ачып, 10 чакрым чамасы араны 20000 кешелек колонна белән бергә үтте. Велосипедчылар Октябрь проспектында урнашкан Ленин паркыннан алып Салават Юлаев һәйкәле янындагы “Ватан” этнопаркына кадәр бардылар.

Биредә аларны зур мәдәни программа каршы алды. Велосипедчылар алдында төрле музыкаль коллективлар, рок төркемнәре чыгыш ясады, велосипедларны фигуралы йөртү осталыгы буенча ярышлар, велокостюмнар конкурсы узды, хәйрия акцияләре үтте.

Башкортстан Башлыгы велосипедчылар белән күзгә-күз очрашып, әлеге спорт төренең республикадагы үсеш юллары турында фикер алышты. Аның тарафыннан билгеләнүенчә, алдагы елларда мондый велопарадлар Уфада гына түгел, ә республиканың Стәрлетамак, Салават, Нефтекама кебек зур шәһәрләрендә дә узарга тиеш. Моның өчен кирәкле инфраструктура булдыру, яңа велосипед юллары төзү зарури.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10