ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» исеме бирелде

28 май 2018, 12:32 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» исеме бирелде КФУның Гыйльми советы югары уку йортының Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен хуплады.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» дигән исем бирелде, дип хәбәр итә Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат хезмәте.

КФУның Гыйльми советы югары уку йортының гамәлдәге Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплады. КФУ ректоры Илшат Гафуров Гыйльми совет утырышында билгеләп үткәнчә, университетка «үз элемтәләрен бүгенге көннең мәшһүр эшлеклеләре белән ныгыту бик тә мөһим». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10