ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Елховка районының Мулла авылы Яңа мәчете мәхәлләсе 25 еллык юбилеен уздырды

28 май 2018, 16:18

Авылның тарихи вакыйгалары турында 2009 елда “Очерки истории села Мулловка” китабы басылып чыккан.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Самара өлкәсендәге Елховка районының Мулла авылы Яңа мәчете мәхәлләсе 25 еллык юбилеен уздырды. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Истәлекле көн уңаеннан Самарада, тирә-як авылларда яшәүче абруйлы кешеләрне, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән авылдашларны җыйды мәчеткә җыйганнар. Мулла авылы халкын истәлекле вакыйга белән Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерна Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов, күрше Тупли авылы мәчетләре имамнары Наил хәзрәт Гыйматдинов, Шакирт хәзрәт Хәйруллин, Надеждино авылы имамы Мәсгуть хәзрәт Кыямов, Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Наил хәз­рәт Сөләйманов котлаган.

Чарага килгән халык, Мулла авылы тарихын барлап, совет чорында да динебезне югалт­маган бабайларны искә алган. 

"Мулла авылына нигезне 1803 елда Алимбәк исемле мулла салган булган. Авылның исеме дә шуннан киткән. Ә 1810 елда биредә беренче мәчет төзелгән. Шул вакыттан бирле безнең авыл халкы мәчетле һәм динле булып яши. Кызганычка, 1882 елда авылда зур янгын чыгып, бу мәчетебез яна. Ләкин күп тә үтми, аның урынында яңасы калкып чыга", — дип сөйләгән мәчетнең бүгенге имамы Ирек хәзрәт Насыйров.

Төрле елларда имам вазифаларын Фәләхетдин Хисаметдинов, Гәрәй Әбдрәшитов, Фатыйх Ибраһимов, Габдерәхим Хәйруллов үтәгән. Фә­ләхетдин бабайның йортында еллар буена Рамазан аенда тәравих намазлары укылган. Бу хәлләр һәм авылның башка тарихи вакыйгалары турында 2009 елда басылып чыккан “Очерки истории села Мулловка” китабында тәфсилләп язылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үткән гасырның 60нчы елларына кадәр мәчет мәктәп булып хезмәт итә. Мулла авылында сигезьеллык мәктәп ачылгач, иске мәчет бинасын сүтәләр. Ләкин берничә аксакалның акыллы киңәше белән бу изге урын койма белән тотып алына. Сугыш ветераны Миңнегәрәй Вәлитов сөйләгәннәрдән билгеле булганча, “Без биредә яңа мәчет күтәрелүен күрә алмасак та, Ходай кушса, киләчәктә ул төзеләчәк”, — дип шулай эшләгәннәр алар.

"Нәкъ утыз елдан соң Мулла авылында яңа мәчет бинасы калкып чыга. 90нчы елларда Аллаһы йортлары төзү – халкыбызның рухи һәм милли яңарышы билгесе иде. Бу төзелешнең кыскача тарихы, шулай ук, “Очерки истории села Мулловка” китабында язылган", дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10