ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Квалификация күтәрү курсларына 1224 укытучы гариза биргән

28 май 2018, 11:39 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Квалификация күтәрү курсларына 1224 укытучы гариза биргән Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза биргән. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюсында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Укытучыларның квалификацияләрен үзгәртү курсларына килгәндә, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә татар теле укытучыларын башка белгечлек буенча бюджет кысаларында укыту юнәлешләре билгеләнде. Әлеге эш 2018 елда да дәвам итәчәк”, - диде ул.

  • Татарстан Мәгариф һәм фән министры хәбәр итүенчә, барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза биргән. Шул исәптән: 393 – рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча; 327 – башлангыч сыйныф; 118 – мәктәпкәчә тәрбия; 78 – тарих һәм җәмгыять белеме; 43 – география; 36 – логопедия; 229 – башка юнәлешләр (технология, рәсем, ОБЖ һәм башкалар).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10