ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Шанхайга килде

28 май 2018, 08:40

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү компаниясе җитәкчелеге һәм Шанхай шәһәре мэры белән очрашачак.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Шанхайга килде. Бу хакта Президентың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнехановның Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх белән, Suzhou Wanshen flour products (авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү) компаниясе җитәкчелеге белән һәм Шанхай шәһәре мэры белән очрашу планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Яңа үсеш банкы еллык утырышын ачу тантанасында катнашачак, шулай ук «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10