ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Сургутта шәһәркүләм ифтар уздырылган

27 май 2018, 09:15 , Фото: соцсети

Сургутта шәһәркүләм ифтар уздырылган Чарада төрле милләт һәм диаспора вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр катнашкан.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Сургут шәһәрендә шәһәркүләм ифтар уздырылган. 25 майда үткәрелгән чарада төрле милләт һәм диаспора вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр катнашты, дип хәбәр итә Сургут татарлары милли-мәдәни оешмасы. 
 
Моннан тыш, Ханты-Мансийск автоном округы мөфтие урынбасары Камил хәзрәт Саматов, мөфти ярдәмчесе Гамзат Апанди Гитиномөхәммәтов, Дагыстан мөфтие урынбасары Абдулла Аджимоллаев һ.б. мөселман оешмалары вәкилләре шәһәркүләм ифтарда булган. 
 
Мәҗлес барышында Рамазан аеның мөһимлеге, рухи тәрбия, тугандаш халыкларның бердәм булу әһәмияте хакында сөйләнелгән. 
 
Ифтар күмәкләп тәрәвих намазын уку белән тәмамланган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10