ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Кукмарада Мотигуллиннар теплицада 18 мең төп ләлә чәчәкләре үстергәннәр

27 май 2018, 05:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада Мотигуллиннар теплицада 18 мең төп ләлә чәчәкләре үстергәннәр Чәчәкләрнең күп өлешен Казанга күпләп сату базасына озатканнар, калганы Кукмарада сатылган.

(Кукмара, 27 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Голҗофар Миннеханова). Чәчәкләрне яратучы, йортлары каршына, ишегалдына, бакчага күпләп утыртучылар соңгы вакытта аеруча күбәйде. Бу – халыкның матурлыкка омтылуын, табигатьне сөюен чагылдыра торган күренеш, әлбәттә. Өй шартларында чәчәк кәлшәләрен үстерү - мәшәкатьле эш, шуңа күрә күпчелек әзер үсентеләрне сатып алуны кулай күрә. Кыскача әйткәндә, кәлшәләргә сорау зур. Зур Кукмара авылы ир-егете Ирек Мотигуллин үз эшен башлап җибәргәндә әнә шуны күздә тоткан инде, дип яза җирле басма.

 

- 2015 елның җәендә теплица корып, читтән уңдырышлы туфрак кайтарттым. Туфракның теләсә ниндие ярамый, сатып алсаң - ышанычлырак, кәлшәләр әйбәт үсәр дигән гарантия бар, - ди Ирек. – Икенче елның февралендә, тирә-якта әле биек кар көртләре ятканда эшкә тотындык. Үземнең дә, тормыш иптәшем Гөлчәчәкнең дә бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибәбез бар: икебез дә Сургут шәһәренә барып, теплицаларда чәчәкләр үстерүдә эшләп кайткан идек.

- Иң элек тартмаларга бәрхет, петуния орлыкларын чәчеп чыктык, - дип сүзгә кушыла Гөлчәчәк. - Кәлшәләр баш төртеп, берничә яфрак җибәргәч, һәрберсен аерым пластик стаканнарга күчереп утырттык. Әлбәттә, көн дә карап, суны вакытында сибеп торырга кирәк булды.

- Ничәмә-ничә меңләгән үсентеләрне күчерү өчен күпме сабырлык һәм вакыт кирәк бит! - дим, бу эшне ир белән хатынның икесе генә башкаруына исем китеп.

- Күңелгә ошый торган шөгыль булгач, авырлыгын тоймадык. Икебез дә авыл балалары бит, җир белән эшләүне яратабыз. Үсемлекләрнең яшелләнеп күтәрелеп килүен, әкренләп чәчәк диңгезенә әверелүен күрү аеруча сөендерә. Дөрес, беренче елда эшнең күп өлешен иремнең үзенә башкарырга туры килде, чөнки минем нәни улыбызны да карыйсым бар иде, - дип җавап бирде Гөлчәчәк.

Кем әйтмешли, беренче "коймак төерле" булмаган, эшләре уңышлы барган. Ә инде үткән 2017 елда егерме биш мең төп кәлшә үстереп сатканнар.

Моннан тыш, яшь гаилә ләла (тюльпан) чәчәкләре дә үстереп карарга булган. Әмма нинди генә зур эшкә тотынсаң да, шул өлкәдә утны-суны кичкән кешеләрнең киңәшләре, эшлекле элемтәләр ярап куя. Әңгәмәдәшем Ирек Мотигуллин да башка төбәкләрдә яшәүче чәчәк үстерүчеләр белән тәҗрибә уртаклашып яши. Ләла суганчаларын исә бизнес буенча таныш-белешләре аша Голландиядән кайтарткан. Бу үсемлек өчен дә аерым туфрак кирәк икән. Анысын да читтән юнәткән. Теплицада тиешле микроклимат та булдырган.

Әйтергә генә ансат: 18 мең төп ләлә чәчәкләре үстергәннәр быел. Күп өлешен Казанга күпләп сату базасына озатканнар, калганы Кукмарада сатылган. Бүгенге көндә теплицада бәрхет, петуния чәчәкләре күз явын алып утыра. Көннәр җылынуга, алар кукмаралыларның бакчаларына күчеп, әйләнә-тирәне бизәрләр.

- Алга таба эшчәнлегебезне киңәйтергә, киләсе елда тагын бер теплица төзергә планлаштырабыз, - ди әңгәмәдәшем. - Район җитәкчелеге булышабыз дип тора, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашырга тәкъдим итә. Табыш алу байтак чыгымнар сораса да, мин әлегә үз көчебезгә таянырга тырышам.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10