ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Мәдәният

“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин

26 май 2018, 16:15 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин Фестиваль Татарстан белән Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелде, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

(Лаеш районы, 26 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). “Каравон” - күпгасырлык тарихы булган рус халкының яраткан бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле республикада татар, мари, чуваш һәм башка милләтләрнең фольклор бәйрәмнәре янәшәсендә аерым урын били. Бу хакта бүген “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Фестиваль Татарстан белән Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелде, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

“30 елга якын Никольское авылы - дусларның, иҗади тарафдарларның очрашу урыны. Яшьләрне ата-бабаларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, төрле милләт һәм дин кешеләрен күпгасырлык традицияләр нигезендә якынайту бик мөһим. Без данлы “Каравон” гаиләсенең ел саен тулылануын күрәбез”, - дип билгеләп үтте Песошин.

“Быел “Каравон” фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә коллективта берничә буын алмашынды, алар ансамбльнең өлкән буыннары белән берлектә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау эшен дәвам иттерәләр”, - диде ул.

Республика Премьер-министры Татарстан Президентының "Каравон" бәйрәме уңаеннан котлавын  укыды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "Каравон" киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, мәдәниятара багланышларны ныгытуга, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышануын белдергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10