ҺАВА ТОРЫШЫ +29 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Мәдәният

Надежда Бабкина “Каравон”да: Бу бәйрәмдә безнең зур илебез чагылыш таба

26 май 2018, 13:53 , Фото: Ильнар Тухбатов

Надежда Бабкина “Каравон”да: Бу бәйрәмдә безнең зур илебез чагылыш таба Россиянең халык артисты республика һәм Лаеш җитәкчелегенә гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль өчен рәхмәт белдерде.

(Лаеш районы, 26 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). “Каравон” — ул зур фестиваль һәм традицияләр бәйрәме. Бу хакта бүген рус фольклоры фестивалендә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина белдерде.

Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивале дәвам итә. Быел бәйрәмдә Надежда Бабкина һәм “Русская песня” Мәскәү дәүләт фольклор театры кунак булды. Быелгы бәйрәм аңа нигез салган “Каравон” ансамбленең 30 еллык юбилее белән аеруча  истәлекле.

“Без сезнең белән искиткеч бәйрәмне, хис-тойгыларны һәм кәефне уртаклашырга килдек. Боларның барысында да безнең зур илебез чагылыш таба. Бүген сезгә Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Исемен генә уйлап карагыз - “Каравон”. 30 ел буе шулай дип атала торган коллектив бүген юбилеен бәйрәм итә. Бу – 30 еллык иҗат эшчәнлеге, халык зирәклеге, милли традицияләр”, - диде Надежда Бабкина.

“Бу коллектив белән бер үк исемдә бәйрәм булдырылды. Быел ул 26нчы тапкыр үткәрелә. Бу күркәм традициягә әйләнде. Мин чын күңелемнән республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Безнең тормышның нигезе – ата-бабаларыбызны хәтердә саклау, димәк, традицияләрне, тарихны саклау дигән сүз”, - диде җырчы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10