ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Җәмгыять

Татарстан мөфтие мөселманнарның тырнак кисү тәртибе белән таныштырды

26 май 2018, 12:00 , Фото: instagram.com

Татарстан мөфтие мөселманнарның тырнак кисү тәртибе белән таныштырды Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси битендә ислам кануннары буенча тырнак кисү тәртибе белән уртаклаша.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси  аккаунтында ислам кануннары буенча кул һәм аяк тырнагын кисү тәртибе белән уртаклашкан.

Кул тырнакларын кискәндә, баш бармакны калдырып торырга һәм башта - уң кулның имән бармагыннан кисә башлап дәвам итәргә, чәнти бармакның да тырнагын кисәргә; аннары сул кулның чәнти бармагына күчәргә дә баш бармакка кадәр кисеп килергә, һәм кул тырнагын кисүне уң кулның баш бармагы белән тәмамларга киңәш ителә.

Аяк тырнакларын уң аякның чәнти бармагыннан башлап, шул юнәлештә дәвам итәргә һәм сул аякның чәнти бармак тырнагын кисү белән тәмамларга кирәк.

 

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10