ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга

26 май 2018, 18:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга Гадәттәгечә, команданың эш графигында үзгәрешләр бик аз.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Казанның өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган “Ак Барс” командасы 30 майда чираттагы уңышларын бәйрәм итәчәк, аннары ялга китәчәк. Команда ялдан җәй уртасында чыгачак.

Гадәттәгечә, команданың эш графигында үзгәрешләр бик аз. “Ак Барс”, медицина тикшеренүләреннән соң, 16 июльдә Финляндиягә беренче җыеннарга китәчәк. Анда казанлылар яңа Олимпия базасында эшләячәк.

29 июльдән 1 августка кадәр “барс”лар Казанда шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләр. 2-8 августта Сочида турнирда катнашачаклар. 9 августта Казанда “Ак Барс” Ярославскиның “Локомотив” командасы белән контроль матч уздырачак. Икенче җыеннары 16 августка кадәр дәвам итәчәк, бу көнне казанлылар үз бозларында Түбән Каманың “Нефтехим” командасы белән уйнаячак.

20 -25 августта “Ак Барс” Ригада турнирда катнашачак. Ниһаять, 1 сентябрьдә уен сезоны башлана. Традиция буенча беренче матчта Гагарин кубогы иясе белән КХЛ даими чемпионаты җиңүчесе очрашачак. “Ак Барс” белән Петербургның СКА командасы Казанда уйнаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10