ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Хәвеф-хәтәр

34 яшьлек кукмаралының банк картасы счетыннан акча урлаганнар

26 май 2018, 20:00 , Фото: pixabay.com/CC0

34 яшьлек кукмаралының банк картасы счетыннан акча урлаганнар Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән.

(Кукмара, 26 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек кукмаралы банк картасы счетыннан акча урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итте, дип яза җирле басма.

Ачыкланганча,  Кукмарада яшәүче хатын-кыз ике көн элек урамнарның берсендә банк картасы тапкан. Аны законлы хуҗасына тапшыру өчен социаль челтәрләрнең бер төркемендә картаның "йөз" ягы белән фотосын урнаштырган. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез хатыннан хәбәр килгән. Ул бу картаның туганыныкы икәнен, ә картаның хәзерге вакытта блокировкаланган булуын, блокировканы алдыртыр өчен картаның икенче ягындагы тикшерү коды кирәк булуын язган. Кукмаралы хатын-кыз, алданып, аңа кодны җибәргән. Берничә минуттан соң билгесез зат банк картасыннан акчаларның бер өлешен салдыра. Картаның законлы иясе банк картасын югалтуы хакында белмәгән дә. Тормыш иптәшенең абонент номерына карта счетыннан акчалар алынуы турында смс-хәбәрләр килә башлагач кына белгән. Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шикләнүчене эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез: банк картасы тапкансыз икән, аның хуҗасына ярдәм итүнең иң яхшы ысулы: картаны берничә кисәккә ертып, төрле чүп савытларына ташлау. Беркайчан да картаның иясен мөстәкыйль рәвештә эзләү һәм кулына тапшыру кирәкми. Банк картасы югалдымы, аннан инде файдаланырга ярамый. Картаның икенче ягында банкның телефон номеры күрсәтелгән. Карта тапкансыз икән, бу хакта әлеге номерга шалтыратып әйтегез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10