ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гүзәл Удачина Саба районында балалар хокукларын яклау эшчәнлеге белән танышты

26 май 2018, 06:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Гүзәл Удачина Саба районында балалар хокукларын яклау эшчәнлеге белән танышты Балигъ булмаганнар эшләре белән бәйле хисапларга чынбарлыкка туры килмәгән саннар куелуы турында да сүз булды.

(Саба, 26 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба рйонында эшлекле визит белән Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булды. Визитның төп максаты районда балалар хокукларын яклау эшчәнлеге белән җентекле танышу иде, дип яза җирле басма.

"Казаннан гына торып ул эшне алып барып булмый. Бигрәк тә социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар белән эшләүнең куелышы кызыксындыра. Бу визитыбыз районнарда алып барылган эшне тагын да камилләштерү, кимчелекләрне ачыклау максатыннан оештырыла», - дип ачыклык кертте Гүзәл Удачина. Вәкаләтле вәкилне иң элек район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итте. Аннары ул район башлыгы урынбасары, район балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов җитәкчелегендә профилактика субъектларының рәсми эш кәгазьләре һәм районыбызның cоциаль объектлары белән танышты. Аерым алганда Килдебәк урта мәктәбендә һәм "Тургай" социаль приютында булды.

Көннең икенче яртысында хакимиятнең актлар залында Гүзәл Удачина республиканың прокуратура, суд приставы, социаль иминиятләштерү фонды вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итте. Белгечләр аларның торак шартларын яхшырту, алимент түләү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына нигезле җавап, юнәлеш бирделәр. Баласына инвалид коляскасы сораган ананың үтенече бер атна эчендә канәгатьләндереләчәге әйтелде. Авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашындагы киңәшмәдә Г.Удачина: "Халыкка иң якын торучы орган буларак, авыр гаилә шартларында калган балалар язмышы хакында иң элек җирлек башлыклары хәбәрдар була. Шулай ук мәктәп, балалар бакчаларында да гаилә хәле ачыклана. Шуңа да без бүген бирегә сезнең барыгызны да чакырдык. Үз җирлегегездә нинди вәзгыять икәнлеген сездән дә яхшырак белүче юк. Балалар язмышы белән бәйле бер генә мәсьәләгә дә күз йомарга ярамый",– дип, тискәре фактлар булган очракта, тиз арада профилактика субъектларына хәбәр итәргә кирәклеген искәртте. Ведомствоара муниципаль тернәкләндерү консилиумы (МСРК) җитәкчесе Марсель Хуҗин чыгышында аңлашылганча, бүген социаль яктан авыр хәлдәге 9 гаилә учетта тора, аларда 23 бала тәрбияләнә. Соңгы 4 айда ведомоствоара учетка 3 гаилә куелган.

Марсель Хуҗин шулай ук җирлек башлыкларына авыр хәлдә калган балалар хакында үз вакытында хәбәр итү зарурлыгын җиткерде. Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина балигъ булмаганнар эшләре хакында базага сигнал карталарының аз керүен ассызыклады. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, 2017-2018 уку елында районда 80 инвалид бала белем алуын билгеләп үтте һәм мохтаҗ балалар күплегенә басым ясап, Гүзәл Удачинадан мәктәп яшендәгеләр өчен районара психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге ачуда ярдәм сорады. Гүзәл Удачина визитына йомгак ясап, эшлекле сөйләшүләрнең нәтиҗәле булуын, шул ук вакытта җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте. Гаиләдән баланы тартып алу өчен нигез булып торган шартларның үтәлергә тиешлегенә басым ясалды. Балигъ булмаганнар эшләре белән бәйле хисапларга чынбарлыкка туры килмәгән саннар куелуы турында да сүз булды.

Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов бу юнәлештә контрольнең җитди булачагына ышандырды. "Читтән бар да яхшырак күренә. Сез куйган бурыч- аләпләр барысы да үтәләчәк", - дип йомгаклады район башлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10