ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Инновацион төбәкләр агентлыгы әгъзалары белән очрашты

25 май 2018, 18:08

Очрашуда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге мәсьәләләре турында сүз барды.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова Инновацион төбәкләр агентлыгы әгъзалары булган регионнар җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Очрашуда РИРА эшчәнлеге мәсьәләләре турында сүз барды, шул исәптән инновацион регионнарның алга таба үсеше, икътисад нәтиҗәлеген арттыру һәм халыкка уңайлы мохит булдыру турында сөйләштеләр.

Шулай ук очрашуда катнашучылар Россия Президентының 2018 елның 7 маеннан "2024 елга кадәр илкүләм максатлар һәм Россия Федерациясе үсешенең стратегик мәсьәләләре" Указын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10