ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Спорт

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

25 май 2018, 15:51 , Фото: Рамиль Гали

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). 24 майда РФ Спорт министрлыгында, спорт министры урынбасары Сергей Косилов рәислегендә, Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

«Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан башкарылган эш турында комиссиягә федерация президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм федерациянең вице-президенты Равил Ногманов сөйләде.

Еллык хисап вакытында шулай ук федерацияне финанслаудагы төп мәсьәләләр, аның чит ил иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлеге, Россия һәм дөньяда спортның әлеге төрен популярлаштыру перспективалары, көрәш буенча алда торган Дөнья чемпионаты хакында фикер алыштылар.

Хисап нәтиҗәләре буенча комиссия Федерациянең эшен уңай бәяләде һәм аккредитацияне 2020 елга кадәр озайтты.

Шунысын да искәртик, бүгенге көндә көрәш уңышлы үсеш кичерә, Россиядә һәм чит илләрдә әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр арта бара. Моннан бер ай чамасы элек Дагыстан татарларының «Туган тел» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова Дагыстанда татар көрәше буенча төбәк Федерациясе ачылуы хакында хәбәр итте.

  • Россия Федерациясе «Татарча көрәш» Милли спорт көрәше федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы 2005 елда Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы белән төзелгән. Оешманың беренче хисап-сайлау конференциясе 2010 елда узган. Бүгенге көндә Россия Көрәш федерациясе һәм билбау көрәше буенча Халыкара федерация әлеге юнәлешне Россиянең 30дан артык төбәгендә, шулай ук Пакыстан, Болгария, Һиндстан, Иран, Украина һәм Белоруссиядә җәелдерә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10