ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Халыклар дуслыгы көне узачак

25 май 2018, 13:55

Чемпионат фан-зонасында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Халыклар дуслыгы көне узачак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә футбол буенча Дөнья чемпионатының бер көнендә Халыклар дуслыгы көнен үткәрү мөмкинлеге карала», - диде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы советы рәисе Тимур Кадыйров.

Бу көнне «Казан» гаилә үзәге янындагы чемпионат фан-зонасы территориясендә төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Анда Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре тәкъдим ителәчәк.

«Халыклар дуслыгы көненең төгәл датасы әлегә билгеле түгел», - диде Тимур Кадыйров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10