ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алекно Нгапет, Спиридонов һәм Лихошерстовның «Зенит» волейбол клубына күчүен раслады

25 май 2018, 13:06 , Фото: Ильнар Тухбатов

Алекно Нгапет, Спиридонов һәм Лихошерстовның «Зенит» волейбол клубына күчүен раслады Яшьләр командасында чыгыш ясаган Игорь Сурмачевскийны да төп командага чакырачаклар.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Алексей Анисимов). «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры Владимир Алекно командага Эрвин Нгапет, Алексей Спиридонов һәм Вадим Лихошерстовның күчүен раслады. Алекно бу хакта узган сезон нәтиҗәләре буенча журналистлар белән үткәрелгән очрашуда хәбәр итте.

Яшьләр командасында чыгыш ясаган Игорь Сурмачевскийны да төп командага чакырачаклар.

«Хәзер инде Нгапетның Леонны алыштырачагы да сер түгел, Алексей Спиридоновның кире кайтуына бәйле мәсьәлә дә хәл ителгән. Яшь уенчы Сурмачевский да безгә ярдәм итәчәк. Лихошерстовның «Факел»дан «Зенит»ка күчүенә бәйле мәсьәләдә дә сораулар юк», - дип белдерде Алекно. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10