ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Эмиль Гарипов Арчага Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта

25 май 2018, 12:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

Эмиль Гарипов Арчага Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрә.

(Казан, 25 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда Арча районы газетасы хәбәр итте.

"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрәчәк, Гагарин кубогын да алып кайтачак. Бәйрәмгә шулай ук Данис Зарипов та көтелә.

"Арча хәбәрләре" газетасы бу турыда Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировадан сораштырган. 

"Сабан туе Казанныкы белән туры килмәсен өчен, 24 июньгә билгеләнде. Эмиль Гарипов иганәчесе булачак. Көрәш буенча абсолют батырга машина куя. Башка бүләкләр дә зурдан (суыткычлар һәм башкалар). “Ак Барс” командасы хоккейчылары, кубокны саклау өчен солдатларның да кайтуы көтелә", - дип сөйләгән Илфира Шакирова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10