ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Фольксваген» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике кызны бәрдергән

25 май 2018, 10:26

Юл хәвефендә зыян күрүчеләрнең икесе дә төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда «Фольксваген» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике кызны бәрдергән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Кичә «Фольксваген» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек хатын-кыз Губкин урамында светофорның кызыл утына чыгып, 18 һәм 29 яшьлек ике кызны таптаткан.

Юл хәвефендә зыян күрүчеләрнең икесе дә төрле тән җәрәхәтләре алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10