ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Скандинавия йөреше буенча бушлай күнегүләр башлана

25 май 2018, 10:13

Ачык һавадагы күнегүләр циклы «Хәрәкәт итү иреге» Бөтенроссия кампаниясенең бер өлеше булачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 2 июньдә Казанда Скандинавия йөреше буенча бушлай күнегүләр циклы башлана. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Рус милли Скандинавия йөреше ассоциациясе (RNWA).

Ачык һавадагы күнегүләр циклы «Хәрәкәт итү иреге» Бөтенроссия кампаниясенең бер өлеше булачак. Чарага Россиянең ун шәһәре кушылачак.

Күнегүләр Скандинавия йөреше ассоциациясенең профессиональ инструкторлары җитәкчелегендә һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә үткәрелә. Скандинавия йөреше өчен кирәкле таякларны паркта прокатка алып булачак.

Скандинавия йөреше буенча күнегүләр Татарстан башкаласында узган җәйдә үткәрелә башлады. Быел да казанлыларның 4 миллион россиялегә кушылу мөмкинлеге бар.

  • Казанда күнегүләр һәр атнаның шимбәсендә 9.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләгән һәркемне 2 июньдә - «Крылья Советов», 9 июньдә - Химиклар Мәдәният сарае янындагы «Наратлык» парклары, 16 июньдә - Урицкий, 23 июньдә Горький паркында көтеп калалар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10