ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Рәсми Татарстан

Казанда Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге вәкиллеге ачылачак

25 май 2018, 08:46 , Фото: tatarstan.ru

Казанда Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге вәкиллеге ачылачак Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Гагаузия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсештә булуын билгеләп үттеләр.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Гагаузия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын билгеләп үттеләр, хезмәттәшлекнең барлык мәсьәләләре буенча системалы багланышлар булдыру турында килештеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Влах Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Гагаузия автономияле-территориаль берәмлегенең Башкарма комитеты арасында Казанда Гагаузия вәкиллеген ачу турында килешү имзаладылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10