ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Татар матбугаты

Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар

25 май 2018, 07:18 , Фото: http://atnya-rt.ru/

Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар Күлле Киме юлында эш тәмам, Бәрәскә авылының Казан юлы як-якларына да 38 ут баганасы утыртканнар инде.

(Казан, 25 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Республика программасы нигезендә, Бәрәскә белән Бәрәзә авылларының Казан юлы як-якларына ут баганалары утырта башладылар, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Шәһәрдәге кебек көн яктылыгына көйләнгән мондый ут баганалары Олы Әтнәнең әйләнгеч юлында - Күәм авылы аша Күлле Киме авылына китә торган үзәк юл өстендә инде бар.

Чираттагысы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендәге юлларда булачак.

"Бер атна тирәсе инде эш башланганга. Тиздән бу юлларда яп-якты булачак. Бәрәскә авылының Казан юлы як-якларына 38 багана утырттылар инде. Олы Бәрәзә авылында әле чокырлары гына казыла", - дип ачыклык кертте Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10