ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Фән һәм мәгариф

Быел Азнакай муниципаль районында 11нче сыйныфны 253 укучы тәмамлый

24 май 2018, 23:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Быел Азнакай муниципаль районында 11нче сыйныфны 253 укучы тәмамлый Азнакай мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

(Азнакай, 24 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 24 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Унбер ел буе бу көнне түземсезлек белән көтсәләр дә, чыгарылыш сыйныф укучыларының күзләрендә шатлык белән бергә моңсулык та чагыла иде, дип хәбәр итә район газетасы.

Ваемсыз балачак иле белән белән хушлашып, бүгеннән алар олы тормыш юлына аяк басалар. Сыйныфташлар, дуслар, кайгы-сөенечләреңне уртаклашкан, авыр чакта һәрчак ярдәмгә килгән, әниең-әтиең кебек иң якын кешеләреңә әверелгән укытучыларың белән аерылышу ямансу, әлбәттә. Шуңа күрә кочаклашып елашулар да табигый күренеш Соңгы кыңгырау бәйрәмендә.

Һәр мәктәптә тантаналы чаралар зур оешканлык белән узды. Һәр мәктәптә тантаналы чаралар зур оешканлык белән узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин гимназиядә, 3 нче, 4, 5 нче урта мәктәпләрдә бәйрәмдә катнашты.

– Еллар узгач та, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Югары уй-хыяллар белән янып яшәгез. Киләчәк сезнең кулларда, өметләребезне акларыгызга ышанабыз! – дип ул укучыларга хәер-фатихасын бирде, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

– Мин табиб булырга һәм үзебезнең районга эшкә кайтырга хыялланам. Бездә нинди мөмкинлекләр бар? – дип гимназиядән Рәмилә Фаздалова район башлыгына соравын да җиткерде.

– Поликлиника икенче бинага күчә, анда бик яхшы ремонт эшләре бара, заманча җиһазлар кайтарылачак. Безгә яшь белгечләр кирәк, укуны тәмамлагач, район сырхауханәсенә рәхим итегез! – диде Марсель Шәйдуллин.
Юллама буенча медицина университетында 60 лап студентыбыз белем ала. Быел педагогик көллият тәмамлаган 18 белгечне медицина учреждениеләрендә эшкә көтәләр.
Әйе, укучыларның күбесе инде булачак һөнәрләрен билгеләп куйганнар. Азнакай 3 нче урта мәктәбеннән Алим Әлмөхәммәтов архитектор булырга һәм үз эшен ачарга хыяллана.

– Икенче балабызны чыгарабыз. Мәктәпне бик яратабыз, төпле белем биргән укытучыларга зур рәхмәт, – ди әнисе Гөлсинә Әлмөхәммәтова.
3 нче мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Барысы да ГТОны уңышлы тапшырып, алтын значоклар белән бүләкләнделәр.

Сыйныф җитәкчеләре Рәсимә Фәхретдинованың икенче чыгарылышы бу.

– Һәр сыйныф күңелгә якын, алар мәктәптән чыгып киткәндә йөрәктән өзгән кебек, – ди ул.

Мәктәп шулай ук алдынгы педагогларын, иганәчеләрен дә бүләкләргә онытмады.

Быел иң күп чыгарылыш укучылары 4 нче лицейда – 40 бала. Физика-математика юнәлешендәге әлеге белем учагы районда гына түгел, республикада югары урында тора һәм бик күп олимпиадаларда җиңүчеләрне, медалистларны тәрбияләгән. Бу чыгарылышта да 8 укучы медальгә дәгъва кыла. Гомүмән алганда, район буенча медальгә кандидатлар саны 38 гә җитә.

Матур традиция буенча шәһәр, Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары Татарстан мәйданыннан Җиңү мәйданына сафларга тезелеп үттеләр һәм Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Биредә аларны җырлы-котлаулы матур тамаша каршы алды һәм олы юлга озатып, кыңгыраулар чыңлады, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10