ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Никифоров үзенең киләчәген бары тик технологик тармактта гына күрә

24 май 2018, 20:20 , Фото: архив/Михаил Захаров

Никифоров үзенең киләчәген бары тик технологик тармактта гына күрә "Безнең илнең киләчәге, икътисади үсеше һәм тормыш сыйфаты шунда”, - диде Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр экс-министры.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр экс-министры Николай Никифоров үзенең алга таба карьерасын бары тик технологик тармактта гына күрә. Бу хакта ул “Татар-информ” корреспондентына Петербургта узган халыкара икътисади форумда әйтте.

  • 18 майда Николай Никифоровның Россиянең яңа Хөкүмәте составына кермәве билгеле булды. Ул  2012 елның маеннан элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифасын башкарды. Россия тарихында хакимият составындагы иң яшь әгъза булды. Хәзер Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгын Константин Носков җитәкли.

Никифоров үзенең алдагы хезмәт урынын төрле вариантта күз алдына китерә, әмма төгәл генә кайда эшләргә планлаштыруын әйтми.

“Минем эшчәнлек өлкәсе, элеккечә үк, технологик тармакта булачак. Безнең илнең киләчәге, икътисади үсеше һәм тормыш сыйфаты шунда”, - диде элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр экс-министры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10