ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Икътисад

КАМАЗ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген карый

24 май 2018, 18:17 , Фото: архив

КАМАЗ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген карый  Сергей Когогин аэропортны 700 миллионнан 1 млрд сумга кадәр бәяләгән.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). “КАМАЗ” ГАҖ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген кире какмый. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында компаниянең генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте.

Автоконцерн киләчәктә аэропортны профиль булмаган актив буларак сатуны планлаштырамы, дигән сорауга Когогин җавап бирде. “Андый мөмкинлек каралуы бар”, - диде ул.

"Шулай да компания әлеге карарны чыгарырга ашыкмый", - диде КАМАЗ генераль директоры.

Автоконцерн “Бигеш” аэропортын 150 миллион сумга сатып алган булган. Хәзер аның баланс бәясе 700 миллионнан 1 млрд сумга кадәр исәпләнә. 

Потенциаль сатып алучылар белән әлегә сөйләшүләр алып барылмый, шулай да алырга теләүчеләр инде бар, дип ачыклык кертте Когогин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10