ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Фән һәм мәгариф

Казан мэры Илсур Метшин биш мең укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлатты

24 май 2018, 16:26 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казан мэры Илсур Метшин биш мең укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлатты
 Традицион бәйрәм Кремль яр буенда башкаланың 162 мәктәбеннән укучыларны җыйды.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда Кремль яр буенда Казанның 5 мең 601 укучысы өчен “соңгы кыңгырау” яңгырады. Әлеге җаваплы миссияне Казан мэры Илсур Метшин җилкәсендә 102нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Златислава Вирионова үтәде.

“Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне, әти-әниләрне, укытучыларны әлеге бәйрәм белән котлау - минем өчен зур мәртәбә, зур шатлык, - диде шәһәр башлыгы. - Артта күңелле, бәхетле мәктәп еллары, алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сезгә безне еллар буе шатландырып килгән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез”.

Традиция буенча, бәйрәмнең үзәге булып, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан 150 пар башкарган вальс булды. Бәйрәм Кремль яр буе мәйданына шәһәрнең 162 мәктәбеннән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне җыйды.

“Казан педагогларлары өчен сез һәркайсыгыз - җир йөзендәге искиткеч балалар, - диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. – Без сезгә күп нәрсә бирәбез, сезне шулкадәр яратабыз, сезгә бик нык ышанабыз. Мин сезгә иң якты хатирәләр, иң яхшы юллар, янәшәгездә бары яхшы кешеләр булуын телим. Сезнең тормышыгыз якты һәм матур, аның ничек булуы үзегездән тора”.

Тантанада “Мәрхәмәтле Казан” берләшмәсеннән “Яхшы эшләр көндәлеге” проектының актив катнашучыларына истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Моннан тыш, Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме Россия җырчысы Ханнаның чыгышы белән төгәлләнде. Сораштырулар күрсәткәнчә, ул Казан укучыларының яраткан популяр артисткасы булып чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10