ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

24 май 2018, 16:39 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады Районда соңгы кыңгырау чыңлаган көнне “Чыгарылыш укучысы- спортчы!” дип аталган спорт фестивале үткәрү гадәткә керде.

(Зәй, 24 май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген Зәй шәһәре-районында ХI һәм IX сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге уңайдан барлык мәктәпләрдә тантаналар үтте. Быел районда XI сыйныфны барлыгы - 178, IX сыйныфны 502 укучы тәмамлый. Унберенчеләрнең 27се медальгә дәгъва кыла, дип яза җирле басма.

Шәһәрнең 7нче һәм 6нчы мәктәпләре укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды - аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов 6нчы мәктәп тантанасында катнашты.

7нче мәктәптә Сергей Кузнецов тантанада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлады.

"Сез, мәктәпне тәмамлап, яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырырсыз, дип ышанам. Сезнең арада Россиякүләм бәйгеләрдә, республика олимпиадаларында катнашып, район данын яклаучылар күп, бу бик куанычлы. Үзегез сайлаган уку йортларында белем алып, яхшы белгечләр булып, Зәйгә кире кайтуыгызны көтәбез. Сез - безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз, - диде ул чыгышында.

Ул шулай ук укучыларга төпле белем биргән, аларны олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга хөрмәтен белдерде.

7нче мәктәпнең XI сыйныфын быел – 28, IX сыйныфны 51 укучы тәмамлый, унберенчеләрнең 5се медальгә дәгъва кыла.

Бу көн укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик дулкынландыргыч.

Районда соңгы кыңгырау чыңлаган көнне “Чыгарылыш укучысы- спортчы!” дип аталган спорт фестивале үткәрү гадәткә керде. Укучылар быел да тантаналардан соң спорт киемнәреннән шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркына җыелдылар. Алар төрле ярышларда үзләрен сынадылар, ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10