ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

“Алтын билбау” III Милли премиясендә биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк

24 май 2018, 16:01 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Алтын билбау” III Милли премиясендә биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге “Золотой пояс” – “Алтын Билбау” III Милли премиясе 26 май көнне Казанда узачак.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда “Золотой пояс” - “Алтын билбау” III Милли премиясенә дәгъва кылучылар биш номинациядә билгеләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

“Татарстанда 5 ел элек кенә яңа составта филиал оешты. Хәзерге вакытта филиалда 30 федерация берләшә. Шуңа бу премияне булдырырга дигән карарга килдек. Россиядә барлык көрәш төрләре буенча 4,5 млн кеше шөгыльләнә. Бу - югары күрсәткеч. Татарстанда исә көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны 15 мең кешегә җитә ”, - диде Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков.

Пресс-конференция о Национальной премии РТ в области боевых искусств «Золотой пояс»

“Алтын билбау” 26 майда Казан (Идел буе) федераль университетының “Уникс” мәдәни-спорт комплексында узачак. Чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәт әгъзалары, республика министрлыклары һәм идарә тармаклары җитәкчеләре, көрәшчеләр һәм көрәш ветераннары, танылган артистлар, дин һәм сәясәт әһелләре, шулай ук атказанган спортчылар һәм тренерлар катнашу көтелә.

  • Быел “Алтын билбау” номинациясенә 18 федерациядән 60тан артык гариза килгән. Премия биш юнәлештә: “Елның иң яхшы спортчысы”, “Елның иң яхшы тренеры”, “Елның иң яхшы җитәкчесе”, “Елның иң яхшы промоутеры” һәм “Традицияләргә тугрылык саклау” номинацияләре буенча бирелә.
  • Россиядә "Золотой пояс" премиясе 2005 елдан бирле тапшырыла. Татарстанда “Золотой пояс” – “Алтын билбау” Милли премиясе 3нче тапкыр - 2016 елдан бирле дәвам итә. Татарстанның Милли премиясе көрәш сәнгате өлкәсендә югары бүләкләрдән санала һәм югары уңышларга ирешкән спортчы, тренер, һәм спорт менеджерларына бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10