ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә

24 май 2018, 15:15 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 25 майда республика территориясендә һава температурасы төнлә +9..+14, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10