ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Качалов театрында “Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары” спектакленең премьерасы була

24 май 2018, 14:19 , Фото: http://mincult.tatarstan.ru/

Качалов театрында “Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары” спектакленең премьерасы була Спектакльне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутский куйган.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). 26 майда 11.00 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында Марк Твен әсәре буенча “Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары” спектакленең премьерасы була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийның яңа спектакле хыял көче, чиксез фантазия, иреккә омтылыш турында. Сюжет кызу темпта бара, актерлар отышлы сайланган, “кантри” стилендәге музыка һәм биюләр яшь буын артистларының дәрт һәм энергиясе белән тулыландырылган", - диелә хәбәрдә.

Куючы-режиссер – Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Ф.Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Александр Славутский.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары Надежда Ешкилева, Эльза Фәрдиева, Марат Голубев, Ирина Вандышева, артистлар Павел Лазарев, Виктор Шестаков, Алексей Захаров, Славяна Кощеева, Александр Малинин, Георгий Логинов, Максим Кудряшов, Артур Шайхетдинов, Миләүшә Әхмәтова, Кристина Варлакова, Инга Фирзина, Ксения Храмова, Андрей Белозеров, Юрий Дмитриев, Антон Качалов, Владислав Кутергин, Владимир Леонтьев, Василий Переведенцев, Ирек Хафизов.

Премьера спектакльләре 26 майда - 18.00 сәгатьтә; 27 майда - 11.00 сәгатьтә; 2 июньдә - 11.00 сәгатьтә; 3 июньдә 11.00 сәгатьтә булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10