ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр

24 май 2018, 12:51 , Фото: ФБУ

Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр Метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге директоры Ф.Туктаров «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе җитәкчесе Р.Миңнеханов белән очрашты.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә метрологик тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 22 майда Россия техник җайга салу һәм метрология Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге директоры Фәрит Туктаров «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән очрашты.

Очрашу барышында яклар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышты. Шулай ук республика территориясендә сатыла торган һәм «Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесенең нефть химиясе лабораториясендә сынаулар узган мотор ягулыгының сыйфаты хакында сүз барды.

Аннары Рифкать Миңнеханов коллективның Бөтендөнья метрология көненә багышланган тантаналы җыелышында катнашып, җитәкчеләр һәм үзәк хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыелыш үз эшчәнлегендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән учреждение хезмәткәрләренә Россия техник җайга салу һәм метрология Федераль хезмәтенең Мактау грамоталарын тапшыру белән төгәлләнде.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10