ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «ДЭУ» автомобиле 37 яшьлек велосипедчыны бәрдергән

24 май 2018, 11:46

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Короленко урамындагы 89нчы йорт каршында булган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда «ДЭУ» автомобиле 37 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Короленко урамындагы 89нчы йорт каршында булган. «ДЭУ» автомобиленең 44 яшьлек йөртүчесе велосипедчыга юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, 37 яшьлек ир-атның күкрәк һәм бил өлешендә умыртка сөяге сынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10