ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды

24 май 2018, 10:07

Наил Маганов «Ак Барс»ны 2016 елдан бирле җитәкли. Ул әлеге вазифада Шәфәгать Тәхаветдиновны алыштырды.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты - «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов 2017/2018 елгы сезонда Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды һәм Валентин Сыч исемендәге призга лаек булды, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

КХЛның 10нчы сезоны нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшыру тантанасы 23 май көнне Мәскәү өлкәсенең Барвиха бистәсендә узды.

Наил Маганов «Ак Барс»ны 2016 елдан бирле җитәкли. Ул әлеге вазифада Шәфәгать Тәхаветдиновны алыштырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10