ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Авыл

Тукай районында "авыл картлары" язгы чәчүне карап йөрде

24 май 2018, 06:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районында Башкарма комитет җитәкчесе киңәш бирү һәм кирәк булганда проблемаларын чишү юлларын табу өчен авыл хуҗалыгы аксакалларыннан ярдәм сорады.

(Тукай районы, 24 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Чүпрәле районы башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район басуларын карау, агрономнарның эш оештыруы белән танышу, киңәш бирү һәм кирәк булганда проблемаларын чишү юлларын табу өчен авыл хуҗалыгы аксакалларыннан ярдәм сорады, дип яза район газетасы.

Элекке елларда совхоз җитәкчесе булып эшләгән, хәзер район ветераннар советын җитәкләгән Галимҗан Зарипов белән авыл җирлекләрендә төрле җитәкче вазифаларда эшләгән, бүгенге көндә район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Файсал Гилаев ун көн эчендә хуҗалыкларны йөреп чыкты. Башкарма комитет җитәкчесе аларны «акыл картлары» дип билгеләп, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә аларның ярдәме кирәк булачагын әйтте.

Әлеге комиссия үз эшен 11 майдан «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан башлады. Технология буенча да, эш барышы буенча да кисәтүләр булмаган. Орлык материалы да тиешле таләпләргә туры килә. Чәчү эшләре исә иртә таңнан алып кояш баеганчы алып барыла, хезмәтчәннәрне көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. Биклән хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре оешкан төстә алып барыла. Ләкин биредә бүгенге көндә даими эшләүче агроном юк. «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның эшчәнлеген дә Галимҗан Сәетҗанович белән Файсал Мәхмүтович уңай яктан билгеләп үтте. Техника, орлык, минераль ашламалар, кыр хезмәтчәннәрен ашату белән тәэмин ителеш тә яхшы. Ирек хуҗалыгында да проблемалы сораулар тумаган.

«Ярыш» хуҗалыгында исә комиссия килгән көнне чәчүдә ашлама кертү тулы күләмдә башкарылмаган. Сәбәбе – вакытында кредит ала алмау. 5 процентлы кредит алу өчен хуҗалык документлар җыю эшен кыштан ук башлый, ләкин эш тукталып кала. Шулай итеп, хуҗалык язгы чәчү чорына аз ашлама белән керә. Комиссия урында ук бу проблеманы район җитәкчелегенә җиткерә. «Акыл картлары» билгеләп үткәнчә, «Ярыш» хуҗалыгында эш барышы ике сменада тәүлек буе оештырылган. «Без йөреп чыккан хуҗалыклар арасында бары тик биредә генә шушындый эш графигын күрдек, чәчүгә җитди карыйлар. Юл кырыйларындагы багана тирәләрендә дә буш җир калмаган, пөхтә итеп чәчелгән, баганалар буялган», – диде Галимҗан Зарипов.

«Гигант» хуҗалыгында эш барышы уңай тәэсир калдырган. Ә менә «Вилданов» фермерлык хуҗалыгында берьеллык үләннәр чәчүдә кайбер кисәтүләр булган. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә чәчү барышында орлыкларның кайбер урыннарда гел туфрак өстендә калуы, аз күмелүе уңышка начар тәэсир итәчәк, диде комиссия.
«Камский» җитештерү кооперативында да ашламалар буенча кисәтү булган һәм орлыкларның күмелүе дә тигез түгел, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Багана тирәләре, агач посадкалары кырыйлары чәчелмичә кала икән. Бу җәһәттән дә хуҗалык «акыл картлары»ннан шелтә алды.

Гомумән алганда, район кырларының кайберләрендә бик күп басу юллары булуын, моны көздән үк сөреп, тигезләп кую кирәклеген ассызыклады комиссия. Шулай ук район басуларында халык тарафыннан чүп ташлау очраклары бар. «Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен чып-чын бәла. Һәм ел да шушындый күренеш кабатлана. Күкрәп иген үсәргә тиешле кара җиргә ни җаның белән чүп ыргытырга мөмкин?!» – дип Галимҗан Сәетҗанович тукайлыларны чисталыкка, авыл хезмәтчәннәре хезмәтен хөрмәт итәргә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10