ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

КФУ профессоры Роза Әюпова татар теленең инглиз телен өйрәнүдә ярдәмен билгеләде

24 май 2018, 15:47

КФУ профессоры Роза Әюпова татар теленең инглиз телен өйрәнүдә ярдәмен билгеләде Мисал итеп ул КФУда уза торган әдәби тәрҗемә буенча Шәрәф Мөдәррис исемендәге ачык шәһәр конкурсын китерә.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Роза Әюпова татар телен белгән балалар инглиз телен җиңелрәк өйрәнә, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Мисал итеп ул КФУда уза торган әдәби тәрҗемә буенча Шәрәф Мөдәррис исемендәге ачык шәһәр конкурсын китерә.

“Монда балалар әдәби әсәрләрне татар теленнән инглиз теленә тәрҗемә итә. Балалар үз теләкләре белән катнаша. Без Шәрәф Мөдәррис исемендәге конкурс катнашучыларына әдәби тәрҗемәгә зурлап тотынсыннар дигән максат куймыйбыз. Инглиз телен өйрәнергә теләкләре булган балаларны татар теленә тарту, туган телләренең гүзәллеген күрергә өйрәтү беренче урында тора”, - дип сөйләде Роза Әюпова.

“Бала инглиз телен белгән, әмма татар телен белмәгән очракларны күп күрәбез. Конкурста катнашучы балалар инглиз телен яхшы дәрәҗәдә белә. Аларга татар телен белү инглиз телен өйрәнү өчен киртә булып тормаган. Күп телләрне белгән саен, яңа телне үзләштерү дә җиңелрәк була”, - диде ул.

Роза Әюпова фикеренчә, бүгенге көндә яшь буынга татар теленең киләчәк һөнәрләрендә дә кирәк булуын аңлату мөһим.

“Бүгенге көндә балаларда үзләренең киләчәкләре өчен татар телен өйрәнсәң, зур уңышларга ирешәсең дигән әйбер юк. Киләчәк һөнәрләре өчен, кызганыч, татар теленең әһәмияте зур түгел. Бу конкурста катнашучылар татар теленең кирәклеген аңлый. Кызганыч, ата-аналар балаларына инглиз телен өйрәтергә вакытын да, финансларын да табалар, ә татар теле өчен алай ук түгел.

  • КФУ да матур әдәбият әсәрләрен татар теленнән инглиз теленә тәрҗемә итә алучы белемле тәрҗемәчеләр әзерләү, тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау, табу, татар әдәбиятының бай мирасына кызыксыну уяту, уку культурасы формалаштыру 2006 елдан бирле килә. Ел саен Шәрәф Мөдәррис исемендәге конкурста 100 дән артык кеше катнаша. Шәрәф Мөдәррис үзлегеннән 6 тел өйрәнгән, белгән, искиткеч талантлы шәхес булган. Ул татар теленнән әсәрләрне башка телләргә, башка телләрдән татар теленә тәрҗемә иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10