ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Апас эшмәкәрләре янына “бизнес-десант”чылар килде
Роналду һәм Неймарның Казан әбиләре тегеп ясаган сурәтләре бөтен дөньяга танылды
Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган
Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр
25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы, Дин

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

23 май 2018, 20:39 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай крае һәм Алтай Республикаларына кылган эш сәфәре ахырында Барнаул шәһәренең Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев һәм Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Әминовтан дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге турында мәгълүмат алды. Фәһим хәзрәтне һәм төбәктәге татар имамнарын 19нчы-21нче июль көннәрендә узачак «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтеноссия татар дин әһелләре форумында катнашырга чакырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10