ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Җәмгыять

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018» конкурсының номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды

23 май 2018, 19:42

Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Конкурслар» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”).Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018» Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды. Бу хакта министрлыкныж матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән, аларның һәрберсендә конкурс комиссиясенең әгъзалары тарафыннан финаль тавыш бирүгә кертелгән өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы  тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәкләр. Җиңүчене сайлауда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак. Сайтның «Конкурслар» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10